Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт авылы мәчетендә метрика китабының өченче томын ачканнар

Туймәт мәчетендә авыл зиратында җирләнгән авылдашларның исемлеге алып барыла. Метрика китабының өченче томын башлаганнар.

Анда 1830 - 1917 елларда туучылар, үлүчеләр, никахлар, аерылышулар исемлеге ике томга җыелган, алар 800 биткә тупланган. Мәгълүмат гарәп графикасыннан кирилицага күчерелгән. Бу эшне Айнур Кәримов оештыра. Әлеге чыганакларга нигезләнеп, әби-бабайлар хакында мәгълүматлар укып, шәҗәрәләр төзегәндә дә файдаланырга була.

Айнур Кәримов 2017 елда авыл зиратындагы барлык каберләрне барлап чыккан һәм 1909 елдан башлап биредә җирләнгәннәрнең исемлеген аерым туплаган, өченче томда шулар. Яңа җирләнгәннәр дә исемлеккә языла. Ул электрон формада алып барыла, ә китапка басма битләр өстәлә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев