Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт авыл җирлеге башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә игътибарлы

Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов авылдашы Наилә Шаһидуллинага 2024 елның беренче яртысына “Безнең Чирмешән” газетасына подписка бүләк итте.

Ике улы махсус хәрби операциядә катнашучы анага бу көтелмәгән бүләк булды.

-Мин район газетасын яратып укыйм, тик соңгы елларда аңа квитанция тутырырга, ничектер, җай чыкмый иде. Элек тә, шәһәрдә яшәгәндә, әтиләргә кайткач, “Безнең Чирмешән”не күзәтеп бардым, - диде Наилә Нургали кызы. – Мине шулай сөендергән өчен, Айдар Бәхтияр улына бик зур рәхмәт. Газетада махсус хәрби операциядә катнашучы улларыбызга ярдәм хакында да еш язалар, аларны да кызыксынып укыйм.

Әмил Гайнанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев