Түбән Кәминкәдә Ельцинга түбәтәй кидерткән Зөфәр Салиевны искә алдылар
Түбән Кәминкәдә Зөфәр Салиев хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Аны 1970 елда үзе төзеткән мәктәп диварына урнаштырганнар.
Бу көнне мәктәп бинасы кунаклар белән тулды. Истәлек тактасын ачу тантанасына район җитәкчелеге, Зөфәр Кәшәфетдин улының балалары, оныклары, дуслары, аның кул астында эшләгән укытучылар, ул укыткан укучылар җыелды. Чара барышында байтак хатирәләр яңарды.
-Бүген без Зөфәр абый Салиевның исемен мәңгеләштерергә җыелдык. Моны оештырган мәктәп коллективына зур рәхмәт. Республикабызда да танылган бу шәхесне онытырга ярамый, - диде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының Иске Кармәт авылы егете Зөфәр Салиев, гаиләсе белән, 1969 елда Түбән Кәминкә мәктәбенә директор итеп җибәрелә. Хатыны Оркыя апа (инде мәрхүмә) укучыларга тарих фәненнән белем биргән. Зөфәр абый биредә ун ел җитәкчелек итә һәм үзеннән соң бик күп матур хатирәләр калдыра. Аның яхшылыкларын авыл халкы әле дә сокланып искә ала.
-Зөфәр абыйның җитәкче урыннарда эшләүче танышлары күп була. Безгә эшкә килү белән яңа мәктәп төзетү, аны финанслау мәшәкатъләренә керешә. 1971 елда без инде зур, якты, иркен кабинетларда белем ала башладык, - дип сөйләде әлеге чараны оештыручы, ул вакытта әле мәктәптә укыган Минсылу Закирова.
Быел Зөфәр Салиевка 100 яшь туган булыр иде, кызганыч, 96 яшендә якты дөньядан китте ветеран. Аны районда гына түгел, республикада да, Ельцинга түбәтәй кидерткән милләтпәрвәр буларак, яхшы беләләр.
Таләпчән, гадел, тырыш җитәкчене түбәнкәминкәлеләр аеруча үз итәләр, Салиевларны үз авыл кешеләре кебек якын күрәләр. “Минем иң рәхәт елларым Түбән Кәминкәдә узды,” дия торган була Зөфәр Кәшәфетдин улы. Биредә үскән, шул мәктәптә белем алган балалары да авылны үз итәләр, якын күрәләр.
-Безнең әтине хөрмәт итеп килгән, истәлек тактасы ачкан өчен якташларыбызга зур рәхмәт, бу безнең өчен сюрприз булды, - диде Рамил Зөфәр улы. – Әти гел яхшылык, изгелек эшләргә тырышты, безне дә шуңа өйрәтте. Эштәге хәлләрне гел сорашып тора иде, һөнәрем кешеләр белән бәйле булгач, “чирмешәнлеләр белән очрашмадыңмы, кулыңнан килгән кадәр ярдәм ит,” дигәне бүген дә истә. Әти иҗат кешеләре - шагыйрьләр, язучылар белән бик дус иде. Бездә аларның китаплары да күп.
Рамил Зөфәр улы, әтисе теләге буенча, кайбер китапларны мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Зөфәр абыйның уллары Рафаэль, Равил, кызы Роза да авылда яшәгән елларындагы матур хатирәләрне яңарттылар, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-Түбәнкәминкәлеләр хәтерле халык, Зөфәр абыйның яхшы эшләрен онытмаган өчен рәхмәт, - диде чарада чыгыш ясаган язучы Нәбирә Гыйматдинова.
-Зөфәр абый киләчәкне күрә белә торган кеше иде. Балаларны бик яратты, шул ук вакытта, укытучыларга да, укучыларга да, үз балаларына да бик таләпчән булды, -диде ул елларда укытучы булып эшләгән Миңлегөл Әгъзамова.
Салиевларның балалары да бик тәрбияле булып үсәләр, әтиләре кебек изгелеклеләр, иҗатны яраталар. Яхшы орлыктан - яхшы уңыш үсә, дип тә мактау сүзләре җиткерделәр бу гаилә адресына.
Директорның улы Рамилгә, яшы укыган өчен Артекка бирелгән юлламасын 7 сыйныф укучысы Миңсылуга тапшырган көнне дә бүген генә булган вакыйга кебек хәтердә яңарттылар кунаклар.
Зөфәр Салиев директор булып эшләгән вакытта мәктәпнең үз автобусы була, шофер тоталар, аның белән укучыларны шәһәрләргә экскурсияләргә йөртәләр. Белем йортының ике аты да еш юлга чыга. Ашханә, хезмәт дәресләре өчен эш мастерское, мәктәп бакчасы – болар барысы да ул җитәкчелек иткән елларда булдырыла. Физика, химия, биология дәресләре махсус лабораториядә уза, аңа җиһазларны директор Казаннан алып кайта. Мондый бай укыту-материаль техник базасы булган мәктәпләр ул вакытта районда да булмагандадыр. Салиев гел юлда була, бөтен җирдә сүзе үтә.
-Ельцинга түбәтәй кидерткән өчен генә дә һәйкәл куярлык кеше ул Зөфәр абый, - диләр түбәнкәминкәлеләр.
Сүз уңаеннан, Зөфәр Салиев Борис Ельцинга үзенең түбәтәйен 1990 елның 8 августында бүләк итә, ул вакытта Россиянең беренче Президенты Казан университетында җәмәгатьчелек белән очраша һәм суверенитет вәгъдә итә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев