Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә мәктәбе тимурчылары өлкәннәргә булыша

Түбән Кәминкә мәктәбендә тимурчылар отрядлары актив эшли, быелгы карлы кышта аларның ярдәме һич артык түгел.

Укучылар ветеран укытучыларга, мәктәпнең элеккеге техник хезмәткәрләренә, гомумән, авылдагы өлкән яшьтәге әбиләргә даими ярдәм итеп торалар. Һәр сыйныфка аерым өлкән кеше беркетелгән. Дания Низамова, Мөхтәррәмә Вәлиева, Суфия Минханова, Шәмшехәят Садретдинова, Гөлсинә Мостафина, Мәдинә Камалова, Фәһимә Сәлахова, Фәния Лотфуллиналар укучыларны көтеп алалар һәм рәхмәтләр әйтеп озатып калалар.

-Тимурчылар, гадәттә, әбиләр янына атнага бер көн барсалар, кар күп яуган көннәрдә көн саен да барырга туры килде, - диде Түбән Кәминкә мәктәбе укытучысы Сания Төхвәтуллина. – Өлкән сыйныф укучылары гына түгел, башлангыч сыйныфлар да булыша. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әбиләр йортлары янындагы карларны көриләр, башка йомышларын да үтиләр.

Сания Төхвәтуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев