Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә мәчетендә мәдрәсә дә бар

Түбән Кәминкә авылы мәчете нык иркенәйде. Биредә, эшләп килүче мәчеткә шул кадәр үк зурлыкта янкорма төзеп, мәдрәсә ачтылар.

20 метрга 5,5 метр зурлыктагы янкорма сәдака акчаларына, авылдашлар ярдәме белән төзелгән. Моңа өч миллион сум чамасы акча киткән. 100 кеше сыйдырышлы мәдрәсәнең, җылы, иркен, якты залында  ифтар, корбан, коръән ашлары, никах һәм бәби исемнәре кушу мәҗлесләре дә  уздырырга була. Аш әзерләү бүлмәсе (кухня) тулысынча җиһазландырылган, савыт-саба да җитәрлек. Биредә хатын-кызлар өчен тәхарәтханә дә ясаганнар, ир-атларныкы бар иде.

Түбәнкәминкәлеләрнең бу шатлыкларын Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров  һәм район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов та уртаклашты. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр, мәдрәсә төзелешенә һәм динне үстерүгә өлеш керткән дин кардәшләребезгә Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең һәм район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

2022 елның августында янкорманың нигезен коралар, көзгә кадәр аның стеналарын күтәреп, түбә астына кертәләр. 2023 елда тәрәзәләр куеп, эчке эшләргә керешәләр. Ел ахырына мәдрәсә әзер дә була.

Бу авылда туып-үскән, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та төзелеш эшләре вакытында ярдәм итеп торган. Ул бу чарада үзе дә катнашты һәм мәчеткә истәлек бүләге тапшырды.

-Рәхмәт, авылдашлар, күмәкләшеп зур эш башкардык. Дин йортыбыз буш тормасын, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Чарага җыелган кунаклар Рамазан ае, ураза тоту тәртибе турында вәгазь дә тыңладылар. Ир-атларны мул табын корып сыйладылар, ә кичен мәчеттә хатын-кызларны кунак иттеләр.

-Бу көнне зур бәйрәм көткән кебек көттек. Уртак тырышлык белән, кыска вакыт эчендә шундый күләмле эш башкарылды. 30 ел элек төзелгән мәчетебез бермә-бер зурайды. Һәркем кулыннан килгән кадәр үз өлешен кертте, - дип шатлыгы белән уртаклашты Түбән Кәминкә мәчете имамы Рәмис хәзрәт Мәссаров. – Рәхмәт, авылдашлар, мәчет картларының тәкъдимен бик тиз куәтләп алдыгыз, бердәм булмасак моңа ирешә алмас идек. Мәчетебез буш тормый, яшьләрнең дә дингә тартылуы аеруча куанычлы. Гает намазларында мәчетебезгә сыймыйча, урамда да укырга туры килгән вакытлар булды.  Хәзер барыбызга да урын җитәчәк.

Түбән Кәминкәнең мәчете буш тормый, биш вакыт намазга ир-атлар җыела. Җомга намазларында халык саны 40-45кә җитә.

Бүгенге көндә мәдрәсәдә ике төркем (балалар һәм хатын-кызлыр) дин гыйлеме ала. Каникуллар вакытларында балаларга лагерьлар да оештыралар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев