Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә яшьләре гореф-гадәтләрне яхшы белә

Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында авыл яшьләренең татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын ничек белүләрен тикшергәннәр.

Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылган “Милли колорит” исемле чарада егетләр һәм кызлар төрле милләт халыкларының милли бизәкләре белән танышканнар.

-Һәр милли бизәк билгеле бер мәгнәгә ия. Болар яшьләр өчен яңалык булса да, алар татар халкының милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, – диде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Җамалтдинова. – Бу темага бик җанлы әңгәмә оешты, егетләр һәм кызлар фикерләрен тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп дәлилләделәр.

Кунаклар авылның “Ак калфак” төркеме хатын-кызлары чиккән сөлгеләрдән, калфаклардан ясалган күргәзмә янында озак тукталганнар. Яшьләрдә башка милләт халыкларының милли киемнәре дә кызыксыну уяткан.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта да Татарстан Респубикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ештырылачак чаралар турында сөйләделәр.

2023 елның 31 мартыннан 30 сентябренә кадәр Казан шәһәренең унөч мәйданчыгында мәдәни программалар әзерләнәчәк. Анда һәр муниципаль берәмлек тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристик маршрутлар, милли ашлар, халык сәнгате һөнәрчелеге, иҗат коллективлары чыгышлары аша уникаль мәдәни код белән таныштырачак.

Быел безнең районда да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар еш булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев