Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә авыл җирлеге тракторы ике авыл урамнары юлларын да кардан чистарта

Гыйнвар аенда, кар-буран аеруча котырган вакытта Түбән Кәминкә авыл җирлеге тракторы өч тәүлек туктамыйча эшләгән.

-Тракторга ягулык салганда гына сүндереп тордык, - диде авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Тракторчы Мингаҗип Мәслахов белән чиратлап эшләдек, элеккеге механизатор, пенсионер Рөстәм Җәләев та ярдәмгә килде. Ике авылда 11 урам, барлыгы 18 километр, бер тракторга гына нагрузка зур.

Табигатьнең бу сынавы белән авыл халкы бергәләп көрәшә. Үз техникалары булган егетләр, әйткәнне дә көтеп тормыйча, авыл урамнарына чыга. Зур техникалар белән “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “БИО-АГРО” җәмгыятләре булышкан. Күмәк көч белән эшләгәч, авылларга, урамнарга юллар өзелми.

Грант акчасына сатып алынган, җиде ел хезмәт иткән МТЗның ватылган вакытлары да була. Запас частькә, ягулыкка үзсалым акчалары каралган. Бик тиз төзәтергә кирәк булганда авылның техникалы кешеләре дә биреп тора икән кирәк-яракны.

-Мингаҗип Мәслаховның эш сәгате иртәнге 3тә башлана. Кызганыч, әле бу көннәрдә ул авырып тора, больницада ята, тракторга үземә утырырга туры килә, - диде Рәдиф Рәфкать улы. – Тракторчы иртән, халык эшкә киткәнче, барлык урамнарны да чистартып чыга. Эшне Кара Чишмәнең үзәк урамыннан башлый. Аннан соң, мәктәп автобусы килгәнче, трассадан Түбән Кәминкәгә кадәр араны үтеп, Түбән Кәминкә урамнарын кардан арындыра. Бу эштә булышучы барлык егетләргә без бик рәхмәтле.

Рәдиф Халиков фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев