Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай мәчетендә җәйгә мәдрәсә ачмакчылар

Түбән Чегодай авылы мәчетендә дә мәдрәсә өчен бүлмә булачак. Үткән ел моның өчен төп бинага 9,5 метрга 5,5 метрлы янкорма ясалды. Хәзер анда эчке эшләр бара.

Биредә төзелеш  авыл халкы ярдәме белән, сәдака акчалары хисабына башкарыла. Былтыр янкорманы күтәреп, түбәсен япканнар, ишек, тәрәзәләр урнаштырганнар. Моңа бер миллион 300 мең сум чамасы акча тотылган.

-Быел да инде 500 мең сум тирәсе финанс тотылды, эшләрне тәмамларга әле тагын шул чама акча кирәк булыр, - ди Түбән Чегодай мәчете имамы Шамил Фәсхетднинов. – Рәхмәт, халык нык булыша, 100әр мең сум акча күчерүчеләр дә бар. Район башлыгы Рамил Айбатов та ярдәм итте.

Янкормада зур зал һәм аш әзерләү бүлмәсе ясала. Биредә, башка мәчетләрдәге кебек, дин дәресләре, мәҗлесләр уздырырга да мөмкин була.

Төзүчеләр ут, су, канализация челтәрләрен ясаганнар, җылы үткәргечләр  сузылган, хәзер яңа газ казаны урнаштырыла. Тарттырылган түшәм дә әзер, идәнгә линолеум җәясе калган. Газ плитәсе бар, җиһазлар һәм аш өстәлләре сатып алырга акча кирәк.

-Корбан гаетендә янкорманы ачып булмасмы дигән идек тә, өлгерә алмады. Җәй урталарында ул эшли башлар дигән өмет бар, - диде Шамил хәзрәт. – Гадәттә, гаетләргә мәчеткә 60-70 кеше җыела, җомга намазларында 10-11ләп булабыз. Өйләгә дә 5-6 кеше килә. Авылыбыз өстендә биш вакыт намазга азан яңгырый.

 

 

Фото:Черемшанская Мечеть (vk.com)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев