Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай мәчетен зурайтуда район да булыша

Түбән Чегодай мәчетендәге төзелеш эшләренә район да матди ярдәм күрсәткән. Бу максатларга, район башлыгы Рамил Айбатов тәкъдиме белән, район бюджетыннан, районны үстерү фондыннан, акча биргәннәр.

Бу дин йортына янкорма төзү эшләре яз аенда башланып китте. Түбәнчегодайлылар һәм читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән стеналар күтәрелеп, түбәсе ябылган, ишек-тәрәзәләр дә урнаштырылган. Электр үткәргечләре алырга да ярдәм итүчеләр табылган. Бинаның эчке эшләренә әле байтак средство кирәк.

Әлеге янкормада уку, аш әзерләү бүлмәләре һәм тәхарәтханә дә булачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев