Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

ТР Дәүләт Советы депутаты Ульяновка мәктәбендә парламент дәресе уздырды

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Ульяновка урта мәктәбендә “Мин - Россия гражданины” дигән темага парламент дәресе уздырды. Укучылар депутат уздырган дәрестә үзләре өчен кирәкле һәм кызыклы байтак мәгълүматлар алдылар.

Педагог һәм остаз елы кысаларында, Людмила Николаевна белән Ульяновка мәктәбе укытучылары җанлы әңгәмә кордылар, кунак аларны кызыксындырган сорауларга җавап та бирде.

Авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу вакытында исә Пушкин картасы буенча, шулай ук милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында чаралар оештыру, грантларда катнашу турында фикер алыштылар. Людмила Рыбакова авыл китапханәсенә китаплар да бүләк итте.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев