Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Төпләнмәләрдә – район тарихы

Туган як тарихы музеенда "Район газетасына - 80 ел" исемле күргәзмә ачылды. Ул ике ай чамасы эшләячәк. Музей һәм редакция хезмәткәрләре үзенә күрә уникаль бу күргәзмәгә бер атна эчендә үк дистәләп экспонат туплый алдылар. Билгеле, район газетасы редакциясендә сакланучы, моннан 45 ел элек үк чыккан газеталар төпләнмәләре иң бәяле, иң...

Туган як тарихы музеенда "Район газетасына - 80 ел" исемле күргәзмә ачылды. Ул ике ай чамасы эшләячәк.


Музей һәм редакция хезмәткәрләре үзенә күрә уникаль бу күргәзмәгә бер атна эчендә үк дистәләп экспонат туплый алдылар. Билгеле, район газетасы редакциясендә сакланучы, моннан 45 ел элек үк чыккан газеталар төпләнмәләре иң бәяле, иң дәрәҗәле саналса, фотокүргәзмәдәге рәсемнәр - коллективның соңгы еллардагы иҗат җимеше.

-Газетада язылган материаллар бик зур көчкә ия. Еллар үткән саен аларның бәһасе арта бара, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, күргәзмәне ачу алдыннан. - Район җитәкчелеге һәм редакция коллективы аңлашып, халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшлиләр. "Безнең Чирмешән"дә уңай мисаллар белән бергә, җитешсезлекләр турында да язылырга тиеш, газета - халык трибунасы.

Район газетасының баш редакторы Кадыйр Гомәров үз чыгышында болай диде: "Безнең буын бәхетле, компьютерлар белән эш йөртәбез. Төпләнмәләрне чагыштырып карасаң, соңгы елларда полиграфиянең бик нык алга киткәне күренә. Элек тә, мөмкинлек барынча, матур, эчтәлекле газеталар чыккан. Тиражыбыз кимеми. Бүген Интернетта үз сайтыбызны ачтык. Укучылар аннан да мәгълүмат алалар. Күргәзмәбездә газета, редакция тарихы гына түгел, ә районның үткәне, кешеләр язмышы чагылыш таба. Без тарихыбызны язуны дәвам итәбез".

Фотокүргәзмәнең аерым бер бүлегендә газетаның бүлек редакторы Гөлсирә Шәрифуллина төшергән рәсемнәр урын алган, аларда бик истәлекле вакыйгалар, күренекле шәхесләр сурәтләнгән. Төсле, зур форматтагы бу рәсемнәр соклану уята. Икенче бер стендтагы фоторәсемнәрнең тарихы ераграк елларга барып тоташа, алардагы кайбер геройлар инде исән дә түгел. Туганнары, якыннары өчен бу фоторәсемнәр - кадерле истәлек.

Нинди генә еллар булмасын, газета, журналистлар халыкка хезмәт итә, аларның борчу - шатлыклары, мәшәкатьләре белән яши. Район матбугаты шуның белән дә көчле, ул теге яки бу төбәк турында күбрәк яза, заман сулышын тоя белә.

Кайберәүләре инде саргая ук башлаган газеталарда күпме яңалык - хәбәр. Санап бетергесез! Аларны җыю, газета битенә салу, укучыларга җиткерү өчен дистәләгән кеше тырышкан. Элек бит күпчелек эш кул көченә корылган иде. Хәзер бөтенләй башка хәл. Болар, газетаның роле, үткәне, казанышлары хакында район газетасының баш редакторы урынбасары Евгений Ромин, хәбәрче Рәсимә Хәйруллина, китапханәләр челтәре директоры Солтания Фишер, муниципаль район башлыгы урынбасары, аппарат җитәкчесе Миләүшә Батыршина, районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Рәмзия Долгополова һәм башкалар да сөйләде.

Ачылышында берничә дистә кеше - җитәкчеләр, белгечләр, ветераннар, җәмәгать хәбәрчеләре, редакция коллективы катнашкан бу күргәзмә, алда язылганча, әле тагын ике ай дәвамында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күргәзмәләр Район газетасына – 80 ел