Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбәнчегодайлылар газета-журналларга ташламалы бәядән языла

Яңа Элмәледә “Наш Черемшан” газетасын укучылар арткан. Бу елның икенче яртысында район газетасын 64 гаилә алдырса, 2022 елның беренче яртыеллыгына 90 кеше заказ квитанциясе тутырган да.

-Безгә 88 адреска район газетасы яздырту планы бирелгән иде, аны узып та киттек, - ди Яңа Элмәле авылы элемтә бүлекчәсе начальнигы һәм үзе үк почта да таратучы Ирина Ильмендеева. -  Илдәге вәзгыятькә бәйле, олы яшьтәгеләр өйдән чыгып йөрергә тырышмый, хәзер алар район хәбәрләрен газетадан укып кына белә. Газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамланырга вакыт бар әле, заказлар тутыруны дәвам итәбез. Әлегә гомуми планыбыз үтәлеше 50 проценттан артты.

Газетага күбрәк укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм пенсионерлар языла. Яңа Элмәледән Валентина Кузнецова гаиләсе кампания башлану белән ел да алты басмага квитанция тутыра. Анатолий Митюков та газета-журналлар укырга ярата, аларга дүрт төрле басма килә.

Газета-журналларга ташламалы язылу ункөнлегендә Түбән Чегодай элемтә бүлекчәсендә заказ карточкалары тутыручылар аеруча күп булган. Бу чорда 84 данә басмага язылганнар, шуларның 35е – “Безнең Чирмешән”гә.

-Бүгенге көнгә Түбән һәм Югары Чегодай халкы 63 данә район газетасына заказ карточкасы тутырды, план – 85. Халык киләсе ташламалы декаданы көтә, - ди Түбән Чегодай элемтә бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Әхмәтҗанова. – Бу яртыеллыкта “Безнең Чирмешән”не 77 гаилә алдыра. Гомуми планны 56 процентка үтәдек инде.

Түбән Чегодайдан Мөслимә Мортазина – 5-6, Минзада Хөсәенова 6-7 төрле басма алдыра. “Безнең Чирмешән”гә заказны беренче булып алар тутыра.

45 йортлы Казанка авылында 35 гаилә район газетасы алдыра. “Наш Черемшан” газетасына план - 30 данә, заказлар инде бу санны узып киткән.

-Подписка башлану белән авыл халкына хәбәр җиткерәм. Гадәттә, пенсия алганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә газета-журналларга да язылалар, - ди Казанка авылы элемтә бүлекчәсе начальнигы Юлия Инякина.

Әле ярты ел гына казанкалыларга хезмәт күрсәтүче Юлия авылдашлары белән аңлашып эшли, хәбәрләрне вакытында илтеп җиткерә, ул эшли башлагач, район газетасының укучылары да арткан.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев