Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдән Хәсәншиннар 100 баш каз үстергәннәр

Түбән Кәминкә авылында каз өмәләре башланып китте. “Каз бәйрәме”нә, беренче булып, 100 баш кош үстергән Хәсәншиннарга җыелганнар.

-100 бәпкә алган идек, Аллага шөкер, барысын да исән-сау үстердек, - ди Флера Хәсәншина. - Быел да казларны теплицада йолкыдык, барлык туганнар җыелды, күршеләр булышты, барысына да бик зур рәхмәт. Үзенә күрә бер бәйрәм булды.

Уңган хатын-кызлар өч көндә ун дистә казны эшкәртеп бетергәннәр. Соңгы елларда  каз үстерү белән шөгыльләнүче Хәсәншиннарның үз клиентлары бар.

-4-5 килограммлы казларны бик тиз алып бетерделәр, җитмәде дә әле, - ди хуҗабикә. - Эч-башларына да хуҗалар тиз табыла. Гаиләбез зур, егермеләп каз түшкәсен үзебезгә калдырдык.

Кошчылар киләсе елга бәпкәләрнең баш санын арттырырга, 200 башка җиткерергә ниятлиләр. Быел, каз түшкәләрен саклау өчен, зур туңдыргыч та алып куйганнар.

фото: Хәсәншиннар архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев