Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә бөртек урлаучы тоткарланган

Комбайннан яңа уңыш бөртеген төяп алучы Түбән Кәминкә кешесе тоткарланган. 01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта безгә 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең кизү частена 3 - 10 август көннәрендә 40 гариза һәм хәбәр кергән. Комбайннан яңа уңыш бөртеген төяп алучы Түбән Кәминкә кешесе...

Комбайннан яңа уңыш бөртеген төяп алучы Түбән Кәминкә кешесе тоткарланган.

01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта безгә 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр.
02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең кизү частена 3 - 10 август көннәрендә 40 гариза һәм хәбәр кергән.
Комбайннан яңа уңыш бөртеген төяп алучы Түбән Кәминкә кешесе тоткарланган.
Бәркәтә авылында ике урлашу очрагы теркәлгән: билгесез кешеләр чишмәдән 600 метр торба, ә бер хуҗалыктан эретеп ябыштыру аппараты урлаганнар.
Бер атнада өч сугышу (Чирмешән, Лашман, Туймәт), 5 юл-транспорт вакыйгасы (берсендә зыян күрүче бар), коралны дөрес сакламау очрагы теркәлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл йөрү кагыйдәләрен бозган 141 машина йөртүчегә, полиция участок уполномоченныйлары җәмәгать тәртибен бозган 10 чирмешәнлегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Ике райондашыбыз салмыш хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган. Полициянең участок уполномоченныйлары 10 административ беркетмә тутырганнар.
03 Соңгы шимбә һәм якшәмбедә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту һәм 15 мөрәҗәгать кергән. Фельдшер Римма Андреева әйтүенчә, көнкүрештә җәрәхәт (бәрелү, киселү) алган өч кешегә ярдәм күрсәтелгән, бер тапкыр юл һәлакәтенә барганнар. Иске Элмәледә сөрем газы белән агуланган бер балага ярдәм күрсәткәннәр.
04 Газ хезмәте слесарьләре үткән атнада газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү буенча 26 заявка үтәгәннәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция Түбән Кәминкә авылы

2
X