Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә остасы нинди спекулянт булсын инде...

80нче-90нчы елларда, халык натураль тиредән тегелгән киемнәргә өстенлек биргән чорда, Түбән Кәминкәдән Фәһимә апа Сәлахова 15 еллап тире эшкәртә.

Бүген сыер, үгез, сарык тиресенең дә кадере юк, аны хәзерләүчеләр дә җыймый, яки бик юнь бәягә алалар. Ул елларда тай, бозау, сарык, эт, куян, төлке, су күсесе (ондатра), саз кондызы (нутри) тиреләрен дә кулланылышка керткәннәр.

Якташыбызның бу шөгыльгә ничек керешеп китүе белән кызыксындым.

-1975нче еллар булгандыр, дуңгыз фермасында эшләгән вакыт, - дип сүз башлады Фәһимә апа. – Бер көнне, урамнан барганда Шакир абый Насретдиновның (инде мәрхүм) тире эшкәртеп утырганын күреп, эш тәртибе белән кызыксындым. Шакир абый: ”Моның остасы Әкрәм абзый (шулай ук мәрхүм), аңардан сора, ул бик яхшы аңлатыр,” – диде. Иң беренче бозау тиреләре эшкәрттем. Әле ул тирене табу да бик авыр иде.

Тире иләү бик авыр һәм мәшәкатьле эш икән. Аны зур пластмасса савытларга кислотага яки колмак чүпрәсенә салып берәр атна мунчада тотарга. Аннан соң, якташыбыз аны инешкә алып төшеп чайкаган, өйдә тагын бер кат, порошоклап юарга кирәк булган. Чималны кызу булмаган урында киптерергә кирәк. Ә аннан соң күп кул көче сорый торган эше - тирене кечкенә көрәк белән кырып, кайрак (наждак) белән ышкыйлар. Тире йомшак та булырга, тишелмәскә дә тиеш.

-Фермадан кайткач, төннәр буе утырып эшли идем, - ди Фәһимә апа. – Эшкәрткән тиреләрдән бүрекләр, унтыйлар тектереп тә саттым, соңрак бүрекләрне үзем тегә башладым. Ә унтыйларны Чистайда эшләтә идек. Әккәрәй, Күтәмә, Керкәле, Туймәт, хәтта Әлмәт районының Ерсубай авылыннан да тиреләр китерә иделәр. Заказлар бик күп була иде. Ул вакытта кайры туннар, эт яки бозау тиресеннән унтыйлар, эт тиресеннән бүрекләр киделәр, су күсесе, саз кондызы бүрекләре дә бик модный вакытлар булды.

Сарык тиресен, ким дигәндә, бишне китергәннәр, бер тун өчен шулкадәр чимал кирәккән.

-Тире эшкәртеп тапкан акчаларны өй төзүгә тоттык. Әле ул вакытта, тире эшкәртеп, унтый тектереп сата, дип өстемнән шикаять язып, райкомга да чакырттылар, - ди 78 яшьлек якташыбыз. – Ул елларда алыпсатарларны “спекулянтлар”, дия иделәр. Рәхмәт, минем, фермадан кайтып, хәләл көчем белән эшләвемне аңладылар. Шул вакыттагы авыр хезмәт нәтиҗәсендә бүген аяк-куллар еш авырта да инде.

Тырыш якташыбызның эшләмәгән эше калмаган, шәл бәйләп сатарга да вакыт тапкан. Балаларына оекбашлар, свитер, кофталар да бәйләп кидергән. Әле ул бүген дә тик торырга яратмый, төрле төсле җепләрдән, сарык йонын үзе эрләп,  оекбашлар, башмаклар бәйли, ыргак белән төрле япмалар үрә.

-Эшсез торсам эчем поша башлый, чирлим мин, -ди ул.

Якташыбыз Түбән Кәминкәдә ялгызы гына яшәсә дә (ире Искәндәр абыйның вафатына 15 ел, балалары читтә гомер итә), үрдәкләр дә үстерә, аларны саклаганда да куллары буш тормый, җепләрен, биш энәләрен үзе белән ала. Бакчасында да тәртип, бүлмә гөлләре дә чәчәктә утыра ветеранның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев