Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме

ТР Министрлар кабинеты, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, савым сыерларының санын киметмәү максатында, бер баш сыерга 680 сум исәбеннән субсидия бирү турында карар кабул итте. Бу субсидия быел дүрт тапкыр (май, июнь, июль, август айларында) акчалата биреләчәк. Сабан туена кадәр савым сыеры асраучы шәхси хуҗалыклар май, июнь айлары өчен акча алдылар...

ТР Министрлар кабинеты, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, савым сыерларының санын киметмәү максатында, бер баш сыерга 680 сум исәбеннән субсидия бирү турында карар кабул итте.


Бу субсидия быел дүрт тапкыр (май, июнь, июль, август айларында) акчалата биреләчәк. Сабан туена кадәр савым сыеры асраучы шәхси хуҗалыклар май, июнь айлары өчен акча алдылар да.

Май ае өчен - 1 миллион 174 мең 360 сум, июнь өчен 1 миллион 182 мең 520 сум субсидия акчасы кайткан.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән белешүебезчә, бүген районда, шәхси хуҗалыкларда, 1139 баш савым сыеры исәпләнә. Июнь аенда аларның саны 12 башка арткан. Иң күп савым сыерлары Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда (179 баш). Түбән Кәминкә авыл җирлегендә - 163, Иске Кади җирлегендә - 142, Кармыш җирлегендә - 123 (июньдә 5 башка арткан), Яңа Элмәле җирлегендә - 118, Ивашкино авыл җирлегендә 115 баш сыер асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме