Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Светлогорскида милли проект кысаларында яңа клуб төзелә

Әлеге авылда “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру максатларында төзелүче, 50 тамашачыга исәпләнгән клубның нигезе әзер.

Бирегә төзүчеләр май башында килгән. Якын көннәрдә кирпечтән төзеләчәк клубның стеналарын күтәрә башлыйлар. Объектны август аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

- Клубка барлык категория халык белән эшләү өчен кирәк җиһазлар да кайтарылачак. Замана таләпләренә җавап бирүче мәдәният учагының үз котельные була, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. - Бина тирәсе төзекләндерелеп, агач-куаклар утыртылачак.  Монда заманча уен комплексы һәм кәмит белән балалар мәйданчыгы ясау да планга кертелгән.

Быел көз Бәркәтә авылы мәдәният йортында да “өй туе” уздырырга планлыйлар. 400 квадрат метрлы бина  “2020 елда мәдәният объектларында төзелеш һәм капиталь ремонт” республика программасы буенча төзелә. Проект буенча, 100 кешелек тамаша залы ясалачак, биредә авыл китапханәсенә дә урын каралган.  Төзүчеләр бүген мәдәният йортының стеналарын күтәрү белән мәшгуль.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев