Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Солдат шулпасы килешсен

Быел язгы чакырылышта районнан 50ләп егет хәрби хезмәткә алыначак. Бу чакырылышның үзенчәлеге шунда - армиягә алынучы никрутларның күпчелеге югары һәм урта һөнәри белемле. Язгы хезмәткә чакыру 15 июльгә кадәр дәвам итә, бу вакытка студентлар чыгарылыш имтиханнарын тапшырып бетерәчәк. Чакырылышның беренче төркеме апрель ахырында юлга кузгалырга тиеш. Хезмәткә китәсе якташларыбыз өчен...

Быел язгы чакырылышта районнан 50ләп егет хәрби хезмәткә алыначак. Бу чакырылышның үзенчәлеге шунда - армиягә алынучы никрутларның күпчелеге югары һәм урта һөнәри белемле.


Язгы хезмәткә чакыру 15 июльгә кадәр дәвам итә, бу вакытка студентлар чыгарылыш имтиханнарын тапшырып бетерәчәк. Чакырылышның беренче төркеме апрель ахырында юлга кузгалырга тиеш.

Хезмәткә китәсе якташларыбыз өчен оештырылган "Никрутлар көне" Геройлар Аллеясына экскурсия белән башланып китте, аннан соң егетләр мемориаль үзәктә булдылар.

Булачак солдатлар район мәдәният йортының спорт залында гер күтәрү, противогаз кию, пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп җыю һәм турникта тартылу буенча көч сынаштылар.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә егетләргә концерт номерлары күрсәттеләр, бүләкләр бирделәр һәм хәерле юл теләделәр.

Утыз Имән авылыннан Алмаз Сәйфетдинов Казан энергетика университетының бишенче курсында укый, кулына диплом алу белән хәрби хезмәткә китәргә тели. "Армиядә хезмәт итү - тормыш мәктәбен үтү дип саныйм", - ди ул.

-Ир - егет ил алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш, - ди Күтәмәдән Илсур Мәссаров та.

Алабуга мәдәният - сәнгать училищесында укучы Утыз Имән егете Салават Закиров, 18 яше әле генә тулган булса да, бу чакырылышта ук хезмәткә китәргә тели.

Димәк, армиянең дәрәҗәсе төште, дияргә ашыкмыйк, егетләребезнең күпчелеге үз бурычын үтәргә теләп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Язгы хезмәткә чакыру