Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминкалылар газеталардан киңәш ала

Алар "1000 советов", "Люблю готовить", "Наша кухня", "Цветы в доме" газета-журналларына күп язылган. Район газетасы "Наш Черемшан" да бу елның икенче яртысында мондагы һәр өйгә - 130 йортка киләчәк икән. Шешминка, Андреевка, берәр йортлы Нагай һәм Павловка авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Шешминка почта элемтәсе бүлеге бу елның икенче яртыеллыгына матбугат...

Алар "1000 советов", "Люблю готовить", "Наша кухня", "Цветы в доме" газета-журналларына күп язылган. Район газетасы "Наш Черемшан" да бу елның икенче яртысында мондагы һәр өйгә - 130 йортка киләчәк икән.

Шешминка, Андреевка, берәр йортлы Нагай һәм Павловка авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Шешминка почта элемтәсе бүлеге бу елның икенче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу буенча районда иң өлгерләрдән. Планны алар әлегә 85 процентка үтәгән.
-Шешминка авылында Петровлар, Ларионовлар гаиләләре, Андреевкадан Сидоровлар, Татьяна Бочарева бишәр-алтышар төрле газета-журнал алдырып укыйлар. Андреевкадан Мастюковлар "Комсомольская правда", Шешминкадан Корольковлар "Аргументы и факты" газеталарына даими язылучылар. Район газетасы бездәге барлык йортларга киләчәк, - ди бүлек начальнигы Валентина Кузьмина.
Район буенча икенче яртыеллыкка 12 мең 400 данә газета-журналга язылу планы бирелгән. Әлегә якташларыбыз 10 мең данәдән күбрәк язылган. Шуның 5213е - район газетасы. Райондашларыбыз "1000 советов", "Татарстан яшьләре"н, чуваш телендәге "Сувар" газеталарын күп алдыра икән. Матбугатка язылу кампаниясе район үзәгендә, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка почта бүлекчәләрендә аеруча яхшы оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы подписка почта