Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Репетиция” кыйммәткә төшкән

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе членнарына еш кына бер үк затлар белән очрашырга туры килә. Төзәләм, башка хаталар кылмам, башка биредә очрашмабыз, дип, тукран тәүбәсе биргән әниләр, әтиләр утырышта кабат шул сүзләрне кабатлыйлар.

Ивашкино авылыннан Г. әле ярты еллар элек кенә, улына начар тәрбия биргән өчен, административ җәзага тартылды. Улының туган көнен үткәрү “репетициясе” ясаган әти, әлеге утырышка килгәндә дә бик “чиста”, аек түгел иде. Кабат штрафка тартылган ир-ат начар гадәтен ташларга вәгъдә бирде. Бик ышанасы килә дә бит.

Югары Кармалкадан С. инде рәттән икенче утырышка чакырылды, бусына инде ире белән. Үткәнендә балигъ булмаган кызларына тиешле яшәү шартлары тудырырга ышандырган ана эшкә дә урнашмаган, соңгы араларда ире белән спиртлы эчемлекләр белән дә мавыгып алганнар. Аларның икесенә дә штраф салынды.

Түбән Кәминкә авылы егетенә авылдашларын кыйнаган өчен административ эшләр кузгатылган. Кул күтәргән өчен җәзасы да кырыс. Улларының ярамаган гамәле әти-әнисенә кыйбатка төште, акча янчыклары ярыйсы ук нәзегәйде. Бу вакыйга аларга, башкаларга да сабак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев