Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Район башлыгы һәм Казан кунагы Чирмешән ветераннарын бүләкләде

Районның өлкән буыны өчен мөһим чара – ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция активист-ветераннарны гына түгел, мәртәбәле кунакларны да җыйды. Район башлыгы Рамил Айбатовның катнашуы хакимият белән әлеге оешманың аңлашып эшләвен күрсәтте. Ул ветераннарга, хезмәтләре, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә керткән өлешләре өчен, рәхмәт әйтте.

Чарага ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков та  ккилгән.

Җирле оешма рәисе Миләүшә Батыршина башкарылган эшләр турында хисап бирде, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү, мәдәни һәм спорт чаралары, волонтерлык эшләре турында җентекләп сөйләде.

Ул бертавыштан ветераннар җирле оешмасы рәисе итеп кабат сайланды. 

Чара күңелле мизгелләреннән башка булмады. Актив тормыш позицияләре, районның иҗтимагый тормышында катнашулары һәм намуслы хезмәтләре өчен кайбер ветераннарга медаль, күкрәк билгесе, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конференциядә киләчәккә планнар билгеләделәр: моңа кадәрге активлыкны югалтмаска һәм яшьләр берләшмәләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү бурычы да куйдылар ветераннар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев