Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нурлат районы кешесе Чирмешәннән машина куып киткән

01 Үткән атнада Түбән Чегодай авылында ике сарай яна. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Хәбәр күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсеннән алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 45 хәбәр кергән. Быелның сентябрь-октябрь айларында Түбән Кәминкә, Иске Элмәле, Мордва Афонькәсе, Утыз Имән, Лагерка, Югары Кәминкә авылларында электр двигательләре, аккумуляторлар урлап йөргән өч чирмешәнлегә карата...

01 Үткән атнада Түбән Чегодай авылында ике сарай яна.


Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Хәбәр күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсеннән алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 45 хәбәр кергән. Быелның сентябрь-октябрь айларында Түбән Кәминкә, Иске Элмәле, Мордва Афонькәсе, Утыз Имән, Лагерка, Югары Кәминкә авылларында электр двигательләре, аккумуляторлар урлап йөргән өч чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатылган.

Чирмешәннең Гаяз Исхаки урамындагы бер йорт яныннан ВАЗ-2110 машинасын урлап киткәннәр. Бу җинаять өчен Нурлат районы кешесе җавап бирәчәк.

"Алкоголь" операциясе барышында Чирмешән янында "Приора" машинасын туктаталар. Әлмәт районы кешесе аның салонында акциз маркасыз 300 пластик шешә аракы алып бара торган була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 55 кешене ачыклаганнар. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 18 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 28 чакырту һәм 8 мөрәҗәгать итү кергән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдтинова әйтүенчә, кизү, нигездә, тыныч үткән, чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына булган.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 34 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нурлат