Митингка чакыралар
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрелә.
Бөек Ватан сугышы башланган көннән 85 ел вакыт узып китсә дә, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Районнан әлеге дәһшәтле сугышка киткән 19 мең 852 кешедән 8534се кире кайтмаган.
Мәңгелек ут янында оештырылачак чарада Ватан азатлыгы сугышчысы һәйкәле түренә веноклар куелачак, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алачакбыз. Митинг 12.00 сәгатьтә башлана.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев