Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Лашман балалар бакчасын ремонтлауга 14 миллион сумга якын акча тотылган

Барысын да өр-яңа иткәннәр монда. Бүген бакчага 45 бала йөри. Лашман авылының “Ләйсән” балалар бакчасын капиталь ремонттан соң, ал тасмалар кисеп, кабат ачтылар. Бер елга якын дәвам иткән төзелеш эшләреннән соң бина эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәргән.

Район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасы кебек, саргылт төстәге сайдинг белән  тышланган, шул ук төстәге профнастил белән  түбәсе ябылган бакча авылга керү белән үк күзгә ташлана.

-Бүген Лашман авылында бәйрәм. Озакка сузылган ремонттан соң сабыйлар кабат бакчага килделәр, - диде әлеге чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Җамалтдинов. -  Бу бүләкне кадерләп саклагыз.

Биредә барлык эшләргә 14 миллион сумга якын акча тотылган. Идән, түшәм, стеналар матурланган,  электр, су, җылылык үткәргечләр яңартылган, канализация челтәрләре ясалган. Бүлмәләр иркен, якты, җылы. Балалар өчен уңайлыклар арткан, хезмәткәрләрнең эш шартлары да яхшырган. Урамдагы уен мәйданчыклары да бик матур. Кайбер җиһазларны гына яңартасы калган. Балаларның уен, йокы бүлмәләрен тагын да  зәвыклырак итү өчен район бюджетыннан акча бүленәчәк.

Бакчаның бәләкәй хуҗалары да җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп  рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Ремонт вакытында улыбыз Илфатны Әмир авылындагы  балалар бакчасына йөрттек, анда да бөтен шартлар  бар, тик үзебезнең бакчага килүне  зарыгып көттек, - ди  Рушания Мөбәракшина. - Бинаны шундый матур хәлгә китерүгә өлеш керткән җитәкчеләргә, төзүчеләргә без бик рәхмәтле.

Бүгеннән бакчага 45 бала йөри, яңа елдан аларның саны тагын унга артачак. Өч  төркемдә 17 кеше хезмәт куя. Яңа уку елында бакчада тәрбияләнүче 11 бала  1 класска китәчәк, алар урынына 9 сабый килергә тиеш. 2018 елның 11 аенда  Лашман авылында  11 бала туган. Димәк авылның киләчәге бар, яңартылган балалар бакчасы да буш тормас.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Лашманда балалар бакчасы кабат ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев