Лагеркада коррупциягә каршы бергәләп көрәштеләр
Лагерка авылы китапханәсе китапханәчесе Ирина Фролова җитәкчелегендә авыл халкы ришвәтчелеккә каршы җыйнау көрәшәләр, алар “Коррупциягә каршы бергәләп!” акциясенә кушылдылар.
Чарада катнашучыларга тараткан буклетларда коррупция төшенчәсе, аның барлыкка килү тарихы, нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, ришвәтчелек факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлаешлы формада язылган иде.
Коррупция – җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешен какшатучы җитди җинаять, шулай ук шәхси файда өчен хезмәт урыныннан законсызфайдалану да. Бу акциягә кушылу лагеркалыларны илебезнең киләчәге турында тирәнтенрәк уйланырга мәҗбүр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев