Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кыраулар Иске Үтәмештә агач-куакларны каралткан

Райондагы кайбер авылларда кырау төшеп, алмагачлар, кура җиләкләре, суганнар каралды. Күмәк хуҗалыкларда май суыклары борчак, горчица кырларына зыян иткән.

Мондый хәлне күргән юк иде

Иске Үтәмештә салкынлык 10 градуска ук җиткән, диләр.

- Алмагачлар шау чәчәктә иде, яфрагы да күренмәде. Балаларга фотога төшереп калыгыз, дидем, бигрәк матур бит, икенче көнне кыраудан соң шушы чәчәкләр кап-кара булды. Кызганып, утырып еладым хәтта, - ди Иске Үтәмештән  Рузалия Мингулова. - Миңа хәзер 72 яшь. Шул яшемә җитеп андый хәлне күргәнем булмады. Сабан туйлары алдыннан бер салкынайтып алгалый, тик моның кадәр үк булмый иде инде. Быел утырткан чәчәкләребез дә кап-кара.

- Помидорлар ничек?

- Аларны күчермәгән идем әле, тармаларында килеш өйгә кертеп өлгердем. Күршеләр суганнарын бик иртә чәчкән иделәр, түтәлләре шулай ук кап-кара. Әле ялкаулык та ярый икән, мин әйтәм, минекеләр чыгып кына килә, - дип шаяртып алды бакчачы.

Аларның йорты  су буенда, түбәнлектә урнашкан. Шунлыктан кырау монда ныграк “усалланган”.

- Табигать әллә нишләде быел. Апрель башыннан нык җылытты. Кайбер яшелчәләрне ашыгып чәчтек, ашыкмасаң – үсми, яңгыр юк. Аптырый торган.

Редакциядә эшләүче хезмәттәшебез Гөлнара - Рузалия апаларның күршесе.

- Безнең дә алмагачлар өметсез, карлыганнар, чәчәкләр, редиска, укроп, тәмләткеч үләннәр утырткан идем – барысы да каралды.  Кызык кына, ул тәмләткеч үләннәрне суыткычта кышка туңдырабыз  - каралмый, яшел килеш тора, ә монда кырау менә шулай итеп ташлады. Суыкларда хәтта өрәңге агачлары, кура җиләкләре яфраклары да зәгыйфьләнеп калган, - ди ул да.

Борчаклар терелерме?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан Шәйхетдинов әйтүенчә, 7 градуска җиткән салкыннар “ЧИРМЕШӘНАГРО”да  чама белән 200 гектарда, “БИО-АГРО”да 70 гектардан күбрәк мәйданда  борчак үсентеләренә зыян салган.

- Алар саргайган, өч-дүрт көн көтеп карыйбыз, бәлки терелеп китәрләр. Кырау “Ильхан” җәмгыятендә  яхшы сортлы  люцерна басуын куырып өлгергән, “ЧИРМЕШӘНАГРО”да  400 гектарлап мәйдандагы горчица кырын, “БИО-АГРО” җәмгыятенең Андреевка авылы ягындагы  270 гектарда рапсын саргайткан  - ди Рауфан Шәрип улы.

Гомумән, агроном әйтүенчә, быел яңа чәчкән культуралар хәл алып китә алмый, авыр чыга, сыеклар: яңгыр кирәк.

- Иске Котыш, Иске Элмәле авыллары янындагы кырларга бераз яңгыр эләкте, чәчкәннәр шунлыктан тигез булып рәт ярды. Уҗымнар да яхшы ул якта. Интернет киләсе ялларга явым-төшем бирә, шуны көтәбез, яңгыр бик кирәк.   

Гөлнара Азоркина һәм Руслам Хәлиуллин фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев