Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмәдә яңа һәйкәл бар

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә авыл уртасында урнаштырылган җыйнак кына бу стела чын мәгънәсендә үзеннән нур чәчә торган итеп ясалган. Төннәрен һәйкәл өстендә зур яктырткыч утлары балкый. Кызыл Чишмәдән сугышка 61 кеше китеп, шуларның 33е кайтмаган. Шәт, инде мәрхүмнәр рәнҗемәс: кирпечтән күтәрелгән истәлек тактасына шушы һәм сугыштан кайтып гүр...

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә авыл уртасында урнаштырылган җыйнак кына бу стела чын мәгънәсендә үзеннән нур чәчә торган итеп ясалган. Төннәрен һәйкәл өстендә зур яктырткыч утлары балкый.

Кызыл Чишмәдән сугышка 61 кеше китеп, шуларның 33е кайтмаган. Шәт, инде мәрхүмнәр рәнҗемәс: кирпечтән күтәрелгән истәлек тактасына шушы һәм сугыштан кайтып гүр иясе булган барлык авылдашларның исемнәре язылган. 17 йортлы, 30 кеше яшәүче бу авылда 9 май көнне якташлар һәйкәлне тантаналы итеп, фронтовикларны искә алып ачтылар. Стеланы бөтен авыл белән, биредә гомер итүче һәм читтә яшәүче авылдашлар, күмәк көч куеп җиткезгәннәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кызыл Чишмә