Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә авылы мәдәният йортына төзүчеләр хуҗа

Күтәмә авыл мәдәният йортын алты айда эчтән дә, тыштан да яңартырга планлыйлар. Бу эшләр грант акчасына башкарылачак.

- Бүген биредә сүтү-демонтаж эшләре бара, май башында төзүчеләр киләчәк, - диде Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров. – Бинаның эчендә стеналар да үзгәртеләчәк, биредә “Каршылыксыз мохит” программасы кысаларында тагын бер санузел ясалырга тиеш.

Иң элек төзүчеләр мәдәният йортының түбәсен яңартып төсле калай белән ябарга җыеналар. Яңа су, канализация челтәрләре сузылачак, җылы һәм электрүткәргечләр дә яңартылачак, идән, түшәм, стеналар да шомарачак. Янгын сигнализациясе урнаштыру да күздә тотыла. Бинаның тирә-юне дә төзекләндереләчәк. Мәдәният йортына җиһазлар сатып алу һәм бинаны “киендерү” өчен әле тагын акча кирәк.

Мәдәният йортына төзүчеләр хуҗа булса да, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең эшләрен дәвам итә, чараларда катнашалар. Репитицияләр мәктәптә уза, китапханәче китап укучыларның өйләренә үзе бара.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев