Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Кояшлы” сәламәтләндерү һәм ял лагеренда 150 бала ял итә алачак

“Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге отряды яшүсмерләр арасындагы тискәре күренешләргә каршы көрәшкә зур өлеш кертә. Чирмешән аграр техникумында 18 кешедән торган “Форпост” студентлар отряды оешкан. Отряд әгъзалары районда үткәрелә торган чараларда җәмәгать тәртибен саклауда да катнашалар.

Яшьләрнең ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауда социаль-мәдәни оешмаларның роле зур.

-Мәдәният оешмаларының төп бурычы – социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны чараларга җәлеп итеп, аларны начар гадәтләрдән, эшләрдән, урам тәэсиреннән саклап калу, - диде хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышында район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. – Мәдәният учреждениеләре эше ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга, шулай ук шәхси сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән.

Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда  балаларга патриотик тәрбия бирү, сәламәт тормыш рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә төрле чаралар оештырыла, район кино челтәре нәфис һәм документаль фильмнар тәкъдим итә.

Утырышны алып барган район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучылар белән бергә үзе дә шундый фильм карарга теләге барлыгын әйтте.

Район яшьләр эшләре  бүлеге дә бу юнәлештә күләмле эш алып бара. “Орион” үзәге хезмәткәрләре район мәктәпләре һәм аграр техникум укучылары арасында наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм проблемалары буенча максатчан эшли, бигрәк тә җәйге чорда, балалар мәйданчыкларына чыгып, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы чаралар оештыралар.

Быел җәй “Кояшлы” сәламәтләндерү һәм ял лагеренда 150 бала ял итәчәк.  

Февраль аенда ачылган “Яшьтәш” яшүсмерләр клубындагы түгәрәкләрдә 35 бала шөгыль тапкан. Балаларга һәм яшьләргә вакытларын файдалы һәм кызыклы уздыру өчен, гомумән, мөмкинлекләр күп.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев