Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Коррупциягә каршы рәсем ясаган Чирмешән егетенә грамота тапшырганнар

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырган рәсем бәйгесендә Чирмешән егете Тимур Селиванов үз яшь категориясендә өченче урын алган һәм Грамота белән бүләкләнгән.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган “Без коррупциягә каршы!” дип аталган бәйгегә рәсем ясап, ул коррупциягә үзенең карашын сурәтләгән. Сүз уңаеннан, ул үткән елда да министрлык оештырган рәсем конкурсында өченче урын алган.

Район җәмәгать суды хезмәткәрләренең балалары бәйгедә актив катнашкан. Алар призлы урыннар алмасалар да, дипломга ия булганнар. Министрлыктан килгән бүләкләрне район җәмәгать судьясы Наилә Вагыйзова тапшырган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев