Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Көннәр бозылып китсә, чирмешән юлчылары моңа әзер

“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы юллар төзү һәм ремонтлау участогы кышкы эш режимына күчкән. Алар барлыгы 287 километр 540 метр озынлыгындагы юлларга хезмәт күрсәтәләр.

-Техникаларыбыз барысы да төзек, шоферлар, механизаторлар белән комплектланган. Юлларга сибү өчен җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы әзерләдек, запаста чиста тозыбыз да бар, - диде юл участогы начальнигы Исхак Әбүнәгыймов. – Механизаторларыбыз, шоферларыбыз тәүлек әйләнәсе кизү торалар, һава торышы бозылып китсә, алар юлга чыгарга әзер. Без район эчендәге трассага һәм авылларга алып керүче юлларга хезмәт күрсәтәбез.

Райондагы юл участогы гаражында җиде  катнаш юл машинасы (КДМ), өч  МТЗ, икешәр  автогрейдер һәм төягеч (погрузчик), берәр экскаватор һәм бульдозер бар. Бу техникалар ике сменада эшкә чыгарлык итеп механизаторлар белән комплектланган.

Фото gtn.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев