Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Киләсе елда Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы буенча дүрт йорт яны төзекләндереләчәк

Чирмешәндә “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча төзелеш һәм күп фатирлы йортларда быелга планлаган капиталь ремонт та тәмамланды.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында быел тагын алты күп фатирлы йорт тирәсендә шартлар яхшырды. Совет урамының 3, 5, 15, 53, 55 нче һәм Төньяк урамының 2 нче йортлары янында юллар шомарды, тротуарлар, мөмкин булган урыннарда машина кую урыннары ясалды, яктырткычлар, кер киптерү урыннары, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылды. Бу эшләргә 11 миллион сум акча тотылган.

-Киләсе елда тагын дүрт йорт тирәсенә төзүчеләр килүе көтелә. Титов урамындагы 3 нче йорт һәм Татарстан урамындагы 1, 3, 5 нче йортларда да шундый ук эшләр башкарылачак, – диде “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Проект-смета документлары ясалган. Ремонт буласы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырабыз, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алабыз. Титов урамындагы, даруханә дә шунда урнашкан, 3 нче йорт янында, бераз парк территориясенә кереп булса да, машина кую урыны ясарга план бар.

Быел Титов урамындагы 13 нче, 15 нче һәм Совет урамының 47 нче, 49 нчы йортларына капиталь ремонт ясалды. Бу йортларның фасадлары җылытып, тышланды, подъездлар алдына козыреклар куелды. Титов урамындагы йортларда су, канализация челтәрләре дә яңартылды. Документ эшләре белән бергә, моңа барлыгы 3 миллион  сум акча киткән.

-2023 елда күп фатирлы йортларда капиталь ремот планлаштырылмый, әлегә бездә ремонт таләп ителүче йортлар юк, – диде Мәсхүт Мәхмүт улы. – 2010 елдан башлап, райондагы күп фатирлы 30 йортның берничәсендә генә  ремонт эшләре кузгатылмады. Төрле программалар аша йортларны матурлауда булышкан Президентыбызга, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев