Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышта Чирмешәннән беренче төркем 22 майда юлга кузгалачак

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итә.

Районнан беренче төркем 22 майда юлга кузгалачак. Бу көнне 5-6 чирмешәнле хезмәткә алына.

Язгы чакырылышта утыздан артык егет Ватан алдындагы бурычны үтәргә китәргә тиеш. Бүген алтмышлап райондашыбыз илебезнең төрле почмакларында хезмәт итә. Үткән язда киткән якташларыбыз кайта да башлаган.

Язгы чакырылышта хезмәткә алыначак егетләрне озату кичәсе – Никрутлар көне районда 3 майга планлаштырылган.

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән