Керкәледә яшәүче Хөснуллиннар яңа бәрәңге ашый
Керкәле авылыннан Рәдиф һәм Лилия Хөснуллиннарның бәрәңгеләре өлгергән дә. Яңа уңышны алар 20 июльдә үк казый башлаганнар.
Быел аларның бакчаларында биш сорт бәрәңге урын алган, икесе – тиз өлгерә торган сорт.
- Бәрәңгене 25 апрельдә чәчтек. Алсу төстәге, тирән күзлесенең уңышын җыйдык та. Бәрәңге өлгергән, кабыгы ныгыган. Бер чиләк орлыктан тугыз чиләк бәрәңге алдык. Шуның чиләктән артыгы гына вак, уңыш яхшы. Өч чиләген орлыкка салып куйдык, - диде уңган бакчачы һәм блогер Лилия. – Бушаган җиргә аз гына бәрәңге, суган һәм укроп чәчеп куйдым.
Хөснуллиннарның иртә өлгерә торган икенче сортлары - сары бәрәңге. Аны да бер чиләк утырткан булганнар. Бу сортны да казып караганнар, тик әле ул өлгереп җитмәгән, кабыгы сыдырыла икән. Шуңа эшне әлегә туктатканнар.
Блогерның сторислары белән танышып баручылар арасында, яхшы уңыш күргәч, кызыксынучылар да күп икән.
- Тик әлегә бәрәңгебез башкаларга бирерлек күп түгел, эреләре орлыкка бармый, киләсе елда, ишәйгәч, сораучыларга да булыр, - диде бакчачы.
Лилия Хөснуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев