Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышка тарихчылар җыела

Кармыш мәдәният йортында Татарстан Республикасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция була.

28 октябрь көнне биредә республикабыз тарихчылары җыелачак. Чара иртәнге сәгать 9да башлана.

Район мөхтәсибәте оештыручы әлеге чарада 1930 елда муллалар гаиләләре белән бәйле тарихи вакыйга турында да сүз барачак. Кармыш белән Яшәүче авыллары арасында берничә мулла гаиләсен ташлап калдыралар, биредә туңып үлүчеләр дә булган. 2030 елда бу аянычлы вакыйгага 100 ел тула. Шул датага кадәр әлеге урынга стела куеп, зыян күрүчеләрнең исемлеген булдыру нияте дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев