Карачишмәлеләр сусызлык проблемасыннан котылган
Үткән елның җәендә Кара Чишмә авылында 116 метр арада суүткәргеч яңартылган.
Авыл халкының күпчелеге чишмәдән кудырылган су куллана. Тик соңгы елларда аннан су башнясына бара торган суүткәргеч еш тишелеп интектергән. Бу проблеманы чишүдә Әлмәттә яшәүче авылдашлары – бертуган Илназ һәм Илдус Моратшиннар булышкан. Алар пластик торба алып биргәннәр һәм траншея казу өчен экскаватор белән дә булышканнар. Авылдашлар аларга бик рәхмәтле. Ә эшне халык башкарып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев