Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода һәр икенче йортка район газетасы килә

Элемтә бүлекчәләрендә газета-журналларга яздыруның кызу чоры. Бәркәтә элемтә бүлекчәсенә йөкләнгән план 35 процентка үтәлгән. Кармыш (34 процент), Утыз Имән (32), Күтәмә (31), Югары Кәминкә (31) элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм хат ташучылары да яхшы эшли.

Ивашкино элемтә бүлекчәсендә эшләр, елдагыча, аеруча җайлы бара. Биредә 2023 елның икенче яртысына 70 данә “Наш Черемшан” газетасына заказ карточкасы тутырганнар да. Бу яртыеллыкта район газетасы Ивашкино авылының 115 гаиләсенә таратыла.

Әлегә бүлекчә тулаем планны 25 процентка үтәгән, ягъни 117 матбугат басмасына яздырганнар.

- Киләсе ярты елда алдыру өчен, матбугат басмаларына заказлар алу дәвам итә, ташламалы подписка вакытында газета-журналларга язылучылар күп булды, - диде элемтә бүлекчәсе начальнигы Ольга Малинова. – Хат ташучыбыз тәҗрибәле, Людмила Гаврилова заказларны өйләргә барып тутыра, укытучыларны мәктәпкә кереп яздырды. Газета-журналларны иң күп яздыручылар укытучылар һәм пенсия яшендәге авылдашлар. Дәүләт порталы аша да подписка оформить итүчеләр бар, без андыйларны матбугатка яздыру кампаниясе төгәлләнгәч кенә күрә алабыз.

260 йортлы бу авылның һәр икенче гаиләсе диярлек район газетасы алдыра. Шулай ук “Сувар”, “Республика Татарстан” газеталарын укучылар да аз түгел.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев