Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Ивашкино мәктәбе бакчасында үскән җиләк-җимеш, яшелчә сатарга да кала

Ивашкино урта мәктәбе коллективы үз тәҗрибә участогында 750 килограмм суган, 120 килограмм орлык суганы һәм 100 килограмм сарымсак җыеп алган.

-Зур бакчабызда укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр бергәләп эшләдек: яшелчәләрне утырттык, утадык, уңышны җыйдык, - ди мәктәп укытучысы Наталья Яманова. – Уңышны киптерергә салдык, үзебездән артканын ярминкәләрдә сатабыз.

Монннан кала алар унбер сутый мәйданда бәрәңге үстергәннәр, кишер, аш чөгендере, кәбестә, ташкабак та урын алган мәктәп бакчасында. Кыяр, помидорлардан төрле салатлар ясаганнар, тозлаганнар, уңыш мул булган. Карлыган, кура җиләге һәм бакча җиләге дә җимешләре белән сөендергән. Алардан кайнатма ясаганнар, сатып акча да эшләгәннәр.

Наталья Яманова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев