Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдән Таҗиевларның чебиләре чыккан да

Югары Кәминкәдә яшәүче Ришат һәм Энҗе Таҗиевлар өендә чеби тавышлары 2 апрельдә үк ишетелгән. Алар инкубаторларын 12 мартта кабызган булганнар.

-Инде күптәннән инкубатор алу турында уйлый идем. Бу хыялым 8 мартта чынга ашты, ирем инкубатор бүләк итте, - диде Энҗе Таҗиева. – Бүләкне тизрәк эшләтәсе килде, авылдашыбыз Дамирә Гарифуллинадан йонлы аяклы тавыкларның йомыркаларын сатып алып инкубаторны сынап карарга ниятләдем.

Таҗиевларның инкубаторлары 36 йомыркага исәпләнгән. Автомат рәвештә, билгеле бер вакыттан соң ул йомыркаларны үзе әйләндерә, температура режимын да саклый. Ут беткән очрак өчен дә барысы да уйланылган, аны аккумуляторга тоташтыралар.

Беренче төркемдә 23 чеби чыккан. Чуар чебиләрне әлегә өйдә, махсус, пенопласт белән җылытып ясалган тартмада асрыйлар, лампочка кабызып, ясалма ут та ясыйлар.

-Кошлар, хайваннар яратам мин. Йомры, йомшан йомгакларның йөгерә-йөгерә азык чүпләгәннәрен карап торуы да рәхәт, - ди әңгәмәдәшем. – Инкубаторны ике көн генә ял иттердем дә, 4 апрельдә икенче төркем йомыркалар куйдым, апрель ахырына  тагын чебиләр көтәбез.

Таҗиевларның  үзләренең күркә үрдәкләре бар. Хуҗабикә аларның йомыркаларын да инкубаторга куярга ниятләп тора.

Уңган хуҗаларның абзарлары да буш тормый, мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Энҗе сыер, тана, бозауны да карарга өлгерә. Вахта ысулы белән эшләүче ире Ришат сменада вакытта, аңа кызлары Адилә булыша.

фотолар һәм видео Таҗиевларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев