Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Югары Кәминкә мәктәбе укучылары пылау, макарон ярата

Без Югары Кәминкә мәктәбенә барган көнне меню буенча балаларга макарон белән тефтели әзерлгән иделәр. Дөрес, башлангыч сыйныфлар белән урта звенодагы укучыларның туклануында аермалыклар бар, чөнки аларга бүленгән акчаның күләме төрле.

-Башлангыч сыйныф укучылары дәүләт хисабына туклана, аларга һәр көнне 69 сум 43 тиенлек ризык әзерләнә. Урта звенодагыларга – 42 сумлык. Аларга 9 сум 60 тиен хөкүмәттән бирелсә, калганы ата-аналар өлеше, - диде мәктәп директоры Гөлшат Мингатина. – Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан расланган типовой меню буенча эшлибез.

Мәктәптә 18 бала укый, алар барысы да икенче дәрестән соң ашханәгә килә. 45 урынга исәпләнгән ашату залында урын барысына да җитә.

Тәҗрибәле пешекче Миләүшә Гатина иртәнге сәгать 7дән килеп аларга ризык әзерли.

-Эшем бик җаваплы, ризык тәмле дә, файдалы да булырга тиеш. Хезмәтемне яратам, аш-суны бөтен җанымны биреп әзерлим, укучылар да яратып ашый, - диде Миләүшә Шәрипҗан кызы. – Балалар икенче ашларны, аеруча, макарон һәм пылау яраталар. Бер көнне икенче аш әзерләсәм, икенче көнне шулпалы аш белән чиратлаштырыла, менюда шулай каралган.

Әзерләнгән ашларны иң элек бракераж комиссиясе, ягъни вәкаләтле төркеме тикшерә, тәмләп карый, ата-аналар контроле дә эшли. Ашханәдә ризык әзерләргә һәм продукцияне сакларга да шартлар бар. Менюны баету өчен мәктәпнең тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәләр дә файдаланыла.

-Миләүшә апа безне һәр көнне тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлый, рәхмәт, - диде 9 сыйныф укучысы Ралинә Шәмсетдинова. – Мин үзем макарон белән сосиска яратам, изелгән бәрәңге дә ошый. Тәлинкәләрне “чистартып” куябыз, аннан соң рәхәтләнеп укуны дәвам итәбез.

Балаларның дөрес туклануы – сәламәт булуның иң мөһим шартларының берсе. Укучыларның хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аларның ничек ашавына бәйле.

Районда 26 мәктәптә 1815 укучы белем ала. Алар барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында укучы 150 кадет тулысынча дәүләт тәэмин итүендә, алар өчен биш тапкыр туклану оештырылган. Башлангыч сыйныфта укучы 599 бала бушлай туклана. Ташламалы категориядәге, аз керемле, күп балалы, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балалар, инвалид балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары мәктәптә ике тапкыр кайнар аш белән туклана. Лашман урта мәктәбенең коррекция сыйныфларында укучыларның барысы да ташламалы туклану исемлегенә кертелгән. Мондыйлар районда – 219. 2025 елда бу максатларга җирле бюджеттан 2 миллион 51 мең 600 сум акча бүлеп бирелгән. Өйдә белем алучы укучыларга ай саен акчалата компенсация түләнә. Өлкән сыйныфлардагы 1066 укучының туклануына дәүләт ярдәме янына ата-аналар взносы да кушыла.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев