Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларында яңа су башнялары төзелә

Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларында су кытлыгы булмаячак. Бу торак пунктларда республика программасы буенча яңа су скважиналары казып, башнялар урнаштырыла.

– Коры елларда хуҗалыклар су җитмәүдән интегә иде. Яңа су чыганагын линиягә тоташтыргач, бу проблемадан котылачакбыз, - диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев. – Бу максатларга республика бюджетыннан 48 миллион сум акча бүленде.

Казаннан килгән осталар Керкәле авылында ике су скважинасы бораулаганнар, аларның берсеннән сәгатенә - 6,5 куб. метр, икенчесеннән 6 куб. метр су чыга. Төп линиягә тоташу өчен 300 метр озынлыкта суүткәргеч сузылган. Ике су башнясын урнаштырасы һәм ут линияләре сузасы калган. Моңа кадәр авылны су белән тәэмин иткән су башнясы да гамәлдә була – резервта торачак.

Югары Кәминкәдә бораулаган скважинадан бер сәгатькә 10,5 куб. метр су чыга. Биредә бер башня утыртыла. Коптаж чишмәсеннән су кудыручы башня да эшләячәк.

- Шушы башнядан мәктәпкә, балалар бакчасына, авыл мәдәният йортына һәм Дуслык урамына 968 метр арада яңа суүткәргеч сузылды, - диде Мингали Нургали улы. – Осталар эшләрне май ахырларына төгәлләргә – яңа чыганакларны төп линиягә тоташтырырга планлыйлар.

Башнялар янына будкалар урнаштырып, тирәсе тотып алыначак. Будкалар һәм коймалар да кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев