Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсендә матбугатка яздыруны соңгы көнгә калдырмыйлар

Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсендә газета-журналларга яздыру кампаниясенең беренче ун көнендә 127 басмага квитанция тутырырга өлгергәннәр, шуның 55се - “Безнең Чирмешән”гә. Бу барлык элемтә бүлекчәләре җыйган заказларның яртысына якыны.

Әлеге элемтә бүлекчәсе биш авылга (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр, Туймәт, Кара Чишмә) хезмәт күрсәтә. Хат ташучылар бүген 236 йортка район газетасы тарата. “Безнең Чирмешән”не иң күп укучылар – Туймәттә, анда аны 78 гаилә алдыра.

-Газета-журналларга ташламалы язылу декадасында бик яхшы эшләп алдык. Монда хат ташучыларның өлеше зур. Югары Кәминкәдән Гөлнара Сафина бу хезмәттә инде ун ел. Наилә Әхмәтвәлиева әле яңа гына эшли башласа да, байтак заказ җыйды, ул Керкәле һәм Кызыл Яр халкына хезмәт күрсәтә. Туймәт авылы хат ташучысы Әмил Гайнанов һәм Кара Чишмәгә хезмәт күрсәтүче Эльмира Нуртдиновалар да авылдашлары белән уртак тел табып эшлиләр, – дип мактау сүзләре җиткерде элемтә бүлекчәсе начальнигы Резеда Сафина. – Алар йортларда, оешмаларда булып, үзләре үк заказ карточкалары тутыралар. Өлкәннәр пенсия алганда газета-журналларга язылып калырга тырышалар.

Һәр авылның матбугат басмаларын яратып укучы, күпләп алдыручы кешеләре бар. Югары Кәминкә авылыннан Римма Мөхәммәтҗанова киләсе яртыеллыкта алдыру өчен биш басмага, барлыгы 3500 сумлык, заказ биргән.  Керкәледә яшәүче, газета укырга яратучы Рафия әби Ногманова, күзләре начар күрсә дә, һәр яртыеллыкта 5-6 төрле басмага языла. Кызыл Ярдан Фәһимә Юнысова да икенче яртыеллыка шул чама басмага квитанция тутырткан.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев