Югары Кәминкә авылына керү юлын ремонтлыйлар
Безнең районда

Югары Кәминкә авылына керү юлын ремонтлыйлар

Югары Кәминкә авылында Совет урамының бер өлешенә яңа асфальт түшәләчәк.

Авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев әйтүенчә, мәдәният йортыннан башлап, “Ильхан” җәмгыяте фермасы юлына кадәр арада, 820 метр озынлыкта юл ремонтлана. Республикадан бирелә торган акча хисабына, “Татавтодор” җәмгыяте белгечләре хәзер юлның иске асфальтын кырып алып, вак таш җәяләр. Аннан ике кат яңа асфальт түшәләчәк.

Марат Гомәров фотолары
 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев