Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Искекадилылар кич утырды

Иске Кади авылының урта буын кешеләре авыл мәдәният йорты каршында элеккечә итеп кич утырдылар.

-Безнең инде күптән авылыбыз гармунчыларын һәм халыкны бергә җыеп, элек капка төпләрендә кич утырган кебек, халкыбыз җырларын сузып, авылны гармун моңына күмәсе килгән иде, - диде авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рузилә Мөктәсимова. – Урак өсте булу сәбәпле, халык бик күп җыелмаса да, без бу эшне башлап җибәрә алдык. Мондый кич утырулар дәвамлы булыр.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган үзенчәлекле “Авылым кичләре” дип аталган әлеге чара үзешчәннәр чыгышы белән башланып китте. Җырларны биюләр, уен-көлке алмаштырып торды. Билгеле, безнең якка гына хас булган “подгорный” биюе дә искә төште. Гармун уйнап башкарылган ретро җырлар авылны моңга күмде. Кич утырырга Якты Тау һәм Светлогорск авылларыннан да кунаклар килгән.

Хәзер авылларда гармунчылар аз булса да, бар әле алар. Мәскәүдә яшәүче, җәйләрен авылда уздыручы гармунчы Әхтәм Соруров бу кичтә музыка коралын бер генә минутка да куеп тормады, җырлатты да, биетте дә авылдашларын.

 

Рузилә Мөктәсимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев