Иске Үтәмештә яуган көчле яңгыр суы бакчаларга керде
Кичә Иске Үтәмеш авылында яуган бозлы көчле яңгыр сулары бакчаларга бик күп чүп-чар салып калдырган.
-Көндезге 2ләр тирәсендә бик кара болыт килеп, әүвәл яңгыр, аннан боз, аннан кабат яңгыр яуды. Югары Чегодай ягыннан – кырлардан, урманнардан су төшеп, бакчаларга керде, - ди Тынычлык урамында яшәүче Нәфисә Вилданова.
Нәфисә Фаракша кызы әйтүенчә, яңгыр сулары авылда ремонтлана торган күпернең әйләнгеч юлына барып тыгылган.
-Су әллә ни зыян салмады. Әмма бакча башларындагы чүп-чарларны, ләмне бакчаларга салып китте. Кичкә су үз хәленә кайтты, - ди ул.
Бу көнне әлеге авылдагы бер хуҗалыкта абзар, остаханә янган, анда бер баш мөгезле эре терлек – үгез янып үлгән.
Янгын күзәтчелеге белгечләре фаразлавынча, ут казасы яшен сугу сәбәпле чыккан.
Иске Үтәмештә су басу күренеш 2019 елда да булды. Ул вакытта май аендагы көчле яңгыр хәтта бураларны агызган иде.
Нәфисә Вильданова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев