Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котышның биш урамында яңа суүткәргеч сузалар

Иске Котыш авылы халкының күпчелегенең краннарына су яңа суүткәргечтән килә башлаган.

Биредә “Татарстан торак пунктларында халыкны эчә торган су белән тәэмин итү” программасы буенча төзелеш эшләре бара. Авыл үзәгендәге биш урамда, алты километр озынлыгында, яңа суүткәргечләр сузыла. Инде эш ахырына якынлашып килә. Төзүчеләр соңгы урамда хезмәт куя.

-Бу мәшәкатебез июль урталарына тәмамланыр дип торабыз. Осталар ике айда зур эш башкардылар: яңа су башнясы урнаштырдылар, траншеяларны, суүткәргечләр салу белән, күмдерә дә баралар. Өч урамда канау казымыйча, торбаларны җирне тишеп кенә, юллларны да ватмыйча суздылар. Су өзеклеге дә булмады, - диде Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. –Бу эшләргә 19 миллион сумнан күбрәк акча каралган. Йорт хуҗалары өйләренә линия сузу чыгымнарын үзләре күтәрде.

Авылның әлеге биш урамына 1972 елда салынган линия нык тузган булган. Ә торак пунктның икенче өлешенә су соңрак кергән, анда суүткәргечне 1989 елда сузганнар.

Александр Митякин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев