Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Кадида Хәтер паркы төзелә

Иске Кади авылында грант акчасына эшләнүче Хәтер паркында төзелеш эшләре башланды. Нурлат шәһәреннән килгән осталар аның аслыгын ясау эшенә керештеләр.

Бу парк авыл мәдәният йорты бакчасында 10 миллион сумлык “Татнефть” гранты акчасына төзелә. Парк ике өлештән - мәдәният йортына керү юлында ике ярымәйләнә рәвешендә ясала. Берсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, анда катнашканнар, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугыш, Әфган, Чечен сугышлары ветераннары, махсус хәрби операциядәге авылдашлары исемлеге язылган стела урын алачак. Икенче өлешендә Габдулла Тукай бюстын куярга телиләр. Шулай ук яктырткычлар, эскәмияләр кую планлаштырыла. Клумбаларга чәчәкләр, тирә-юньгә агач, куаклар утыртылачак.

Минзилә Илялиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев