Иске Кадида – казлар, Якты Тауда – күркәләр
Иске Кади авылында яшәүчеләр быел 1000 баштан күбрәк каз бәпкәсе сатып алган. Һәр елдагы кебек, быел да бу авылда йөзәр баш каз үстерүчеләр аз түгел.
Мәдинә Фәттахова, Илшат Сафин, Нәкыйп Мөктәсимовлар хуҗалыгында быел да каз өмәләре гөрләр, алар йөзәр баш каз бәпкәсе сатып алганнар. Вахит Хәсәншиннар су буена 90 баш каз куалар. Әлфия Хисамова, Ибраһим Әһлиуллин, Заһит Сафиуллин, Фәрит Локманов хуҗалыгында да 50-60 баш шундый су кошлары үсә.
Якты Тау авылында яшәүчеләр бройлер, үрдәк һәм күркәләргә өстенлек бирә. Биредә 400ләп шундый бәпкә, чебеш сатып алганнар. 50 һәм аннан күбрәк яшь кош үстерүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләттән ярдәм – субсидия дә алганнар.
архив фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев