Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади кызлары трактор белән җир сукалаган

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

XX партсъезд исемендәге колхоздан (Ульянова) В.Сидиряков ДТ-75 тракторы белән беренчеләрдән булып уҗымнарны тырмаларга кереште.

“Ленин юлында” – 1 май, 1968 ел.

Иске Кади урта мәктәбе пионерлары Вьетнамдагы яшьтәшләренә гадәти булмаган посылка җибәрделәр. Анда: ак күлмәкләр, портфельләр, дәфтәрләр һәм башка мәктәп кирәк-ярагы. Пионерлар әлеге әйберләрне макулатура һәм тимер-томыр җыюдан кергән акчага алганнар.

“Ленин юлында” – 1 май, 1968 ел.

Соңгы өч елда районда барлыгы 2000 урынга исәпләнгән 8 клуб төзелде, шул исәптән Лашманда – 350 урынга, Иске Үтәмештә – 250, Түбән Чегодайда – 200, Мордва Афонькәсендә – 200, Күтәмәдә – 250, Иске Кадида – 300 урынга. Хәзер Кармышта, Андреевкада, Югары Чегодай һәм “Красный Октябрь” колхозында клублар төзелә. 1968 елда Ивашкино, Яңа Кади авылларында мәдәният йортлары төзелешен башлау планлаштырыла.

“Ленин юлында” – 29 май, 1968 ел.

Район үзәгендә яшәүчеләр һәм “Красный Октябрь” колхозчылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы чарага җыелдылар.

“Ленин юлында” – 29 май, 1968 ел.

Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” шалтырады. Райондагы 8300 укучы өчен җәйге каникул башланды.

“Ленин юлында” – 31 май, 1968 ел.

50 ел элек

“Шушма” колхозында (Бәркәтә – ред.) бәрәңге утыртуга керештеләр. Тракторчы Әхтәм Хәйруллин көнлек 4,5 гектар нормасын арттырып, орлыкларны 6 гектарда күмдерә.

“Ленин юлында” – 5 май, 1973 ел.

Лениногорск автомотоклубының Чирмешәндәге филиалында чыгарылыш имтиханнары булды. 6 айлык шоферлар курсларын районнан 50 кеше тәмамлады.

“Ленин юлында” – 30 май, 1973 ел.

45 ел элек

1977 елда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне һәм сатуны арттыру планын һәм социалистик йөкләнмәләрне үтәүдә ирешкән уңышлары өчен, “Октябрьнең 50 еллыгы” тракторчысы Рәшит Талипов (Лашман авылы) III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде.

“Ленин юлында” – 13 май, 1978 ел.

“Восход” колхозы шоферы, уңган комсомол Василий Зайцев (Мордва Афонькәсе) күкрәген дә III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены бизи.

“Ленин юлында” – 26 май, 1978 ел.

40 ел элек

Райондагы яшь сабанчылар слетында Иске Кади мәктәбе укучылары: Рушания Мостафина, Гөлсинә Лотфуллина һәм Разыя Фәттаховалар да ярышты. Тракторчы кызлар билгеләнгән участокларны мамыктай йомшак итеп эшкәртеп күрсәттеләр. Комиссия бертавыштан булып Иске Кади урта мәктәбен җиңүче дип тапты, аңа иң зур бүләк бирелде.

“Ленин юлында” – 28 май, 1983 ел.

Николай Фроловның “Без Чирмешәннән” исемле, туган ягыбызның тарихы, кешеләре турында язылган китабы күңелгә хуш килде. Әйбәт китап. Күренеп тора, автор архивларны байтак актарган.

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 11 май, 1988 ел.

“Урал” колхозыннан (Кара Чишмә) быелгы беренче ярты елда дәүләткә планда каралган 320 центнер урынына 566 центнер мөгезле эре терлек ите тапшырылды.

“Ленин юлында” – 21 май, 1988 ел.

Көмешкә (самогон) һәм әче бал ясаган өчен әллә ничә якташыбыз штрафка тартылды.

“Ленин юлында” – 25 май, 1988 ел.

Чирмешән асфальт заводы кирпеч заводы юлына ике километр арада асфальт түшәячәк.

“Ленин юлында” – 28 май, 1988 ел.

30 ел элек

28 апрель көнне районга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев килде. Колхозлардагы кырларны караганнан соң, ул яңа май-сыр заводы, район үзәгендә мәдәният йорты, канализация челтәре төзелешләрендә булды, халык белән аралашты.

“Ленин юлында” – 1 май, 1993 ел.

Урманасты Үтәмеш башлангыч мәктәбе (ул 50 балага исәпләнгән, үзендә үк балалар бакчасы да булачак) төзелешендә эш яңарды.

“Ленин юлында” – 8 май, 1993 ел.

Элек телеграммаларны бары тик рус телендә язып озаткан булсак, республика эчендә телеграмманы татар телендә дә сугу мөмкинлеге ачылды.

“Ленин юлында” – 15 май, 1993 ел.

Лашманда, озак вакыт яңгыр яумауга аптырагач, халык Аллаһы Тәгаләдән яңгыр теләргә җыелды. Кәефләр кырылыбрак тора шул: чәчелгән игеннәр дымга сусый.

“Ленин юлында” – 26 май, 1993 ел.

Шешәләрне аннан-моннан гына юулары сәбәпле, санитар күзәтчелек үзәге азык-төлек комбинатында лимонад ясауны тыйды, шуңа да узган атнада сәүдә нокталарында бу эчемлек сатуда юк иде.

“Ленин юлында” – 26 май, 1993 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев