Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Кади аучысы 10 бүре атып кайтты

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Берьюлы өчәү!

Тукай исемендәге колхоз (Иске Кади авылы) механигы Булат Зариповның эш иртәсе күтәренке кәеф белән башланып киткән: аңа хатыны Асиянең берьюлы өч игезәк ул бүләк итүе турында шатлыклы хәбәр җиткергәннәр.

Балалар сәламәт. Яңа туган сабыйларның авырлыгы: Рәшитнеке - 2,9 килограмм, Халитнеке – 3,1, Заһирныкы – 3,4 килограмм. Әниләренең хәле яхшы.

«Ленин юлында» - 18 июль 1970 ел.

40 ел элек

Иске Кадидан Мәүлет абый Камалов аучылыкка ярты гасырдан артык гомерен багышлаган. Бу юлы ул урманнан 10 бүре атып кайтып, авылдашларын гаҗәпләндерде. Райзаготконтора тарафыннан Мәүлет абыйга бирелгән акчалата бүләк 500 сум тәшкил итә.

-Үз гомеремдә йөздән артык бүрене юк иткәнмендер, - дип сөйләде Мәүлет абый. -  Ә дәүләткә күпме тире тапшырдым – төлке, сусар, чәшке, куян тиреләре…Ау сукмакларында төрле хәлләр була. Беркөнне авылга, атка атланган кебек, чак кына тозакка эләккән бүрегә атланып кайтып кермәдем.

Ә өч ел элек аның табышы селәүсен була. Якташыбызга 74 яшь, ул аучылар җәмгыятенең район һәм республика оешмалары идарәләренең һәм район әзерлек конторасының берничә Мактау грамотасына лаек булды.

А.Булатов, Иске Кади авылы.

«Ленин юлында» - 5 июль1985 ел.

30 тиенгә - пианино

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре Наил Мортазин элек тә «бәхетле» лотерея билетлары иясе булган – акчалата отышлар күп тапкырлар эләгә аңа. Күптән түгел генә якташыбыз тагын лотерея билетлары сатып алган. Аларның берсенә отыш чыккан – 700 сумлык пианино.

«Ленин юлында» – 13 июль1985 ел.

30 ел элек

Яңа Кади каруселе район Сабан туеның бизәге булды: быел моңа күпләр  шаһит иде, йөзләрчә бала яңа аттракционда атынды. Әлбәттә, бушка түгел.

 - Карусельдән 2 миллион сумга якын табыш алдык, бу бик вакытлы булды, - диде Яңа Кади җирле үзидарә башлыгы Э.Мөхәммәтов. - Кергән акчаның бер өлешенә электродлар, газ үткәрү өчен отводлар сатып алдык.

«Безнең Чирмешән» - 27 июль1995 ел.

25 ел элек

Торак-коммуналь хуҗалык мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел Чирмешән мунчасында нибары 252 кеше юынган – ай саен якынча 42 кеше. Сүз уңаеннан, монда чәч тә алдырып була.

 - Мунчага килүчеләр күп түгел. Байтак өлкән яшьтәге кешегә аңа кадәр ара ерак, шуңа күрә әлеге маршрут буенча автобус җибәрү начар булмас иде, - дип саный коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре.

«Безнең Чирмешән» - 26 июль 2000 ел.

25 ел элек

Узган ярты елда социаль иминият фонды район халкына санаторий-курорт дәвалануына - 76, ана һәм бала өчен - 7 юллама биргән. Сәламәтләндерү лагерьларында 45 бала дәваланды. Бигрәк тә район үзәк хастаханәсе һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә юлламалар күп бирелгән.

«Бәкер», «Казан», «Ижминводы», «Жемчужина» санаторийларына ихтыяҗ зур.

Әгәр моңарчы путевкаларны ТР территориясендәге санаторийларына гына бирсәләр, бүген Ялта һәм Сочида ял итү мөмкинлеге барлыкка килде. Юллама бәясе - 11360 сум.

«Безнең Чирмешән» - 26 июль 2000 ел.

20 ел элек

Лашманнан Зәйтүнә Миңнебаева оядан йомырка алганда каушап кала: аларның берсендә гарәп хәрефләренә охшаган хәрефләр күренә һәм «Аллаһ» сүзе укыла.

  - Чын могҗиза!  - диде Зәйтүнә апа.

Бу «серле» йомырканы З.Миңнебаева газета редакциясенә дә алып килеп күрсәтте.

«Безнең Чирмешән» - 2 июль 2005 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев